2017 елда «Казан» агросәнәгать паркы табышын 20 процентка арттырырга ниятли

2017 елның 11 феврале, шимбә

279 резидент более 1000дән артык эш урыны һәм еллык товар әйләнеше 1 млрд. 350 млн. сум. Бу хакта бүген «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

«Комплекста ит кенә 600 млн. сумга реализацияләнгән, башкача әйткәндә, 2016 елда аның аша 8 мең баш дуңгыз һәм 5600 баш мөгезле эре терлек узган. Яшелчә һәм яшелчә продукциясе ярты миллиард сумлык реализацияләнгән», – диде Олег Власов.

Төп басым продукциянең сыйфатына ясала. Комплексның ветеринария лабораториясе – Казанда иң яхшыларның берсе – эшсез тормый: «Үткән елның 12 ае эчендә үсемлек һәм терлек продукциясенә 122 мең тикшеренү уздырылган», – диде агросәнәгать паркы җитәкчесе.

Тәкъдим ителүче продукциянең гомуми ассортименты – 15 мең атама. Асылда –Татарстан фермерлары һәм эре хуҗалыклары җитештергән продукция. 

Үткән ел агросәнәгать паркы 124 млн. сум акча эшләгән. Чиста табыш – 16 миллион сум.

Паркның барлык 8 җитештерү модуле дә уңышлы эшли. Резидентлар тырышлыгы белән ай саен 200 тоннадан артык әзер продукция җитештерелә. Яшелчәләр эшкәртү буенча үз линиясе үзе аша 500 тонна яшелчә уздырылган. 2017 елда җитештерүчәнлекне аена 300 тоннага җиткерергә исәплиләр.   

Быел «Казан» агросәнәгать паркы ваклап сату буенча үз проектын эшләтеп җибәрергә, җитештерүне арттырырга, сатып алулар күләмнәрен һәм җирле җитештерүчеләр продукциясен реализацияләү күләмнәрен арттырырга җыена. Болар бар да предприятиенең керемлелеген 20 процентка арттырырга тиеш.

«Минмчә, бу – зур һәм уңышлы проект. Агросәнәгать паркына ирешелгән дәрәҗәне саклап калырга кирәк. Әлбәттә, төп бурыч – чиста табыш кына түгел, ул барлык матди өлешне шул дәрәҗәдә тотуга һәм комплекста лаеклы хезмәт хакын булдыруга юнәлдерелергә тиеш. Беренче чиратта, бу – фермерларыбыз һәм җитештерүчеләребез өчен яхшы мәйданчык. Бу – республикабызның һәм башкалабызның стратегик мөһим объекты», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Казан мэры Илсур Метшинга агросәнәгать паркына активрак ярдәм күрсәтергә кушты. «Потенциал бар, әмма ул әле тулысынча файдаланылмый», - диде ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International