ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2017 елның беренче ике ае эчендә терлекчелектә Татарстан авыл хуҗалыгы берәмлекләре эше турында сөйләде

2017 елның 4 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика авыл хуҗалыгы комплексының 2017 елгы ике айлык эшенә йомгак ясап, терлек һәм кош ите җитештерү буенча үсеш – 1 процент; сөтнең – 3,3 һәм тавык йомыркасының 2 процентка артыграк җитештерелүен хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Мөгезле эре терлекнең гомуми саны үзгәрмәгән диярлек: республика хуҗалыкларында барлыгы 745 мең, шул исәптән 249 мең савым сыеры исәпләнә. Аерым бер районнар, әйтик, Кукмара районы бу юнәлештә шактый үсеш кичергән. Әлеге районда сыерлар саны, узган елгы белән чагыштырганда, 1200 башка арткан. Буа, Балтач, Әтнә һәм тагын берничә районда бу өлкәдә алга китеш шулай ук сизелерлек. Ә менә 13 районда мөгезле эре терлекләрнең саны буенча күрсәткечләр сизелерлек түбән төшкән. «Тукай районында сыерлар саны – 950 башка, Питрәчтә – 229 га, Баулыда 197 гә кимегән. Сөт сатып алу бәяләре бу кадәр югары булган шартларда сыерларның баш санын киресенчә юкка чыгару мөмкин хәлме? Күрсәткечләрнең болай түбән төшүенә тәнкыйть күзлегеннән карарга һәм сәбәпләрне аназлирга кирәк», – дип канәгатьсезлек белдерде Марат Әхмәтов.

«Терлекчелек, сөт җитештерү өлкәсе саф табыш китерә ала. Ни өчен Әтнә, Кукмара, Мамадыш районнарында керем бар, ә кайсыдыр районнарда – юк? Эш рәтен белә, эшли һәм эшләргә тели торган бар яктан килгән кешеләр булуы кирәк», – диде Президент Рөстәм Миннеханов.

Татарстанның сөт җитештерү күләмен арттыруга нык ышанычлы карашы терлекчеләрнең әлеге мәсьәләгә ни дәрәҗәдә җитди якын килүенә бәйле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры үрчем бирә торган сыерларны яңартуга һәм яшь бозаулар белән эшләүгә игътибарны көчәйтергә киңәш итте. Шул чакта сөт җитештерү артачак дигән ышанычлы фикердә министр. Ә сөт ул – авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хезмәт хакы белән тәэмин итү чарасы да, якынлашып килгән чәчү кампаниясен оештыруга тотылачак матди чыгым да.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында терлекчелек тармагына җитди игътибар бирергә өндәде. Сөт терлекчелеге һәм сөт җитештерү – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алырга мөмкин булган реаль акчалар ул, диде Татарстан Президенты, монда эшләргә теләгән һәм эшли алган кешеләр кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International