Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе башлыгы Александр Браверман: Беркайда да эшкуарлар мондый актив булганы юк әле

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка мәгълүмати  һәм маркетинг ярдәме системалары һәм сервисларын куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бу чарада “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль  корпорация” АҖ генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, идарә әгъзасы, Корпорация генераль директоры урынбасары Наталья Ларионова катнашты.

Киңәшмә беткәннән соң, Александр Браверман һәм Илдар Халиков журналистлар белән аралаштылар.

Корпорация башлыгы Татарстан эшкуарлары ягыннан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча югары икътисади активлыкны, үз бизнесларын булдыру теләге булуны билгеләде.

“Россия Федерациясенең бер субъектында да әле 27 сорау бирелгәне булмады, һәм беркайда эшкуарлар ягыннан мондый активлык күренмәде. Без барлык сорауларга да җавап бирә алдык”, - диде ул.

“Эшкуарлар нәрсә турында күп сөйләсәләр, шул гамәлгә ашты. Илдә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе эшли, бу гомумән икътисадка түгел, ә нәкъ менә кече һәм урта бизнеска карый торган структура. Иң мөһиме, Корпорация бүген эшкуарлыкка юнәлтелгән финанс продуктлары да, мәгълүмати продуктлар да тәкъдим итә. Һәм шулай ук кече һәм урта бизнес җитештерә торган һәм базарга чыга торган продуктларны һәм хезмәтләрне үткәрү продуктларын да тәкъдим итә. Бу бик мөһим. Һәм тагын да әһәмиятлесе – дәүләт структурасының аның хезмәтләрен кулланучыларга килүе”, - дип белдерде Илдар Халиков үз чиратында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International