Алексей Песошин: Куба Республикасы Татарстанның иң мөһим икътисади партнерларының берсе

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Куба Республикасы Татарстанның иң мөһим икътисади партнерларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашуда хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте башлыгы Илчегә Татарстан Республикасына кызыксыну күрсәткәне һәм сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә омтылганы өчен рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, Куба Казан вертолёт заводы һәм “КАМАЗ” автогиганты продукциясе өчен тотрыклы һәм перспективалы базарларның берсе санала.

ТР Премьер-министры хезмәттәшлекнең  башка перспективалы юнәлешләре арасында сәламәтлек саклау, спорт һәм туристлык өлкәсендәге элемтәләрне атады.

Эмилио Лосада Гарсиа үз чиратында, Татарстан һәм Куба арасында мөнәсәбәтләр бүген уңышлы үсә, дип билгеләде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, “Татарстан Республикасы экспорты корпорациясе” ААҖ генераль директоры Айрат Нәҗмиев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International