Рөстәм Миңнеханов: Казан ТЭЦ-3нең яңа ГТҖ – бу беренче чиратта Татарстан башкаласын энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәргәннән соң үзенең нәтиҗәләре буенча барлык контракт шартларыннан да, куәте буенча да, экономияле булуы ягыннан да узып китте. Бу ГТҖын комплекслы итеп карарга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм   Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасын сәнәгать эксплуатациясенә кертүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

«Ул элеккеге энергия җайланмаларына караганда нәтиҗәлерәк, бу – яхшы үрнәк, бу «Дженерал Электрик» компаниясе тарафыннан эшләнгән иң яхшы җайланма, һәм безнең киләчәктә дә хезмәттәшлек итү планнарыбыз бар, димәк, безнең станцияләрнең энергия нәтиҗәлелеге яхшырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Аның сүзләренчә, бүген без электр энергиясен ачык базарга чыгарырга тиеш, ягъни бездә булган куәтләр тулысынча канәгатьләндереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген «Дженерал Электрик» компаниясе җитәкчелеге белән киләчәк планнар турында фикер алышканнар. Безнең әле «Татэнерго» компаниябез дә «Дженерал Электрик»ка бәйле проектларны гамәлгә ашыра, диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Дженерал Электрик»  корпоратив университеты мөмкинлекләрен һәм тәҗрибәсен файдалану мәсьәләләре дә каралды. Моннан тыш, диде Татарстан Республикасы Президенты, Калифорниягә эш сәфәре көтелә, анда «Дженерал Электрик» компаниясе үзәкләренең берсендә – иң югары технологик һәм алдынгы үзәкләрнең берсендә булу планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, яңа ГТҖ – бу беренче чиратта Татарстан башкаласын энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International