Рөстәм Миңнеханов: МИНЕПС концепциясе - илебезнең спорттагы казанышларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек ул

2017 елның 14 июле, җомга

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның V халыкара конференциясен (МИНЕПС) уздыру Татарстан өчен генә түгел, Россия Федерациясе өчен дә олы вакыйга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта пленар утырыш тәмалангач уздырылган конференциядә белдерде. 

"Бөтен спорт министрлары һәм спорт өчен җаваплы вазифаи затлар бүген бездә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең өчен бу - илдәге процессларны, алып барылган эшне күрсәтү өчен мөмкинлек. Илебез спортны һәм физик тәрбияне үстерүдә революция башкарды! Менә без ГТО стендын карадык - әйтегез әле, кайсы илдә шундый тәҗрибә бар? Юк! Карагыз әле, нинди спорт чараларын илебез уздырды - һәм иң әһәмиятлесе - ничек алар турында уңай сөйлиләр! Бу 2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпия уеннары да, Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиада да, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты да. Күптән түгел Конфедерацияләр кубогын уздырдык. Карагыз, Россия турында нинди мәгълүмат бара - һәм ничек без җавап бирәбез. Ышанам, МИНЕПС конференциясе - илебезнең спорттагы казанышларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек".

"Безне һәрчак хуплаучы Россия Федерациясе Президентына, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко һәм бөтен Хөкүмәткә рәхмәт әйтәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Виталий Мутко, үз чиратында, МИНЕПС спорт министрлары конференциясе өч бөтен дөньяга кагылышлы мәсьәләне карый. Бөтен ил халыклары өчен спорт белән шөгыльләнә алу мөмкинлеге, бу эшкә бердәм алымнар булдыру, спортның тотрыклы үсеше һәм аның белән тиешенчә идарә итү, халыкара спорт чаралары калдыра торган спорт мирасын тиешенчә куллану, өченчесе - спортның бердәмлеге һәм аны глобаль проблемалардан саклау - бу "сөйләшенгән" матчлар, ярышлар нәтиҗәченә тәэсир итү, допинг белән көрәш.

"Без, халыкара спорт оешмалары белән багланышта булып, алга таба хәрәкәт итәргә әзер, - дип ассызыклады Виталий Мутко. - Бө төп бурыч - алга бару. Бүген конкрет гаепләүләр булды һәм билгеле бер докладлар, әмма нәтиҗәләр дә чыгарылды. Юл картасы бар һәм халыкара оешмалар белән үзара аңлашу да, һәм без бер-бер артлы боларны гамәлгә ашырачакбыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International