Рөстәм Миңнеханов «Армия-2017» хәрби-техник форумда тәкъдим ителгән техника күргәзмәсен карады

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә эш сәфәрендә, анда ул «Армия-2017» халыкара хәрби-техник форумда (22-27 август) тәкъдим ителгән техника күргәзмәсен карады.

Форум кысаларында "Россия кораллар күргәзмәсе" һәм "Интелектуаль сәнәгать технологияләре" күргәзмәләре, "Инновацион клуб" киңәйтелгән экспозициясе, хәрәкәттә күрсәтү, Кубинка аэродромында авиацион лкастер күргәзмәсе уза.

Рөстәм Миңнехановны форумда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президентының авиацион кластер буенча ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР ның РФ дә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөри. Алар хәрби техника күргәзмәсендә шулай ук Горький исемендәге Зеленодольcк заводы стендын да карады. Экспозиция турында заводның генераль директоры Ренат Мистахов сөйләде. Ул 22160 проекты патруль корабле моделен, «Гепард-3,9» фрегатын, «Торнадо» 21632 проекты судносын, 22100 проектының чикне саклау кораблен, А223 десант судносын һәм 21980 проектының махсус билгеләнеш катерын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International