Казанга Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков эш сәфәре белән килде

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков  Татарстанга эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Эш сәфәренең төп максаты – Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең 6 нчы утырышында катнашу, ул шул көннәрдә  «Корстон» КСККда узачак.

Моннан тыш, бүген Владимир Пучков Россия ГХМның Татарстан буенча Баш идарәсенә яңа махсуслаштырылган техника ачкычлары, шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International