Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабайга медаль «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Яклар Казахстан Республикасы белән, Россия Федерациясе субъекты буларак, Татарстан Республикасы арасында үзара киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабайга медаль «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International