Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты.  

Чара Мәскәүдә узды.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашучылар – Мәскәү югары уку йортларында укучы Татарстаннан чыккан студентлар, аспирантлар, яшьләр.

Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Без бергә булырга тиеш. Без хезмәт сөючәнлегебез һәм тырышлыгыбыз белән көчле. Иң мөһиме, сез туган ягыгыз белән элемтәләрне, багланышларны саклап калгансыз».

Гадәттә актив яшьләр белән тормышның төрле тармакларында уңышлар яулаган һәм күренекле булган спикерлар аралаша. 

Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин Мәскәү мэры Сергей Собянинның форумда катнашучыларга аталган сәламләү сүзен укып чыкты. 

Яшьләргә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та мөрәҗәгать итте. Очрашуда катнашучыларга үзенең тормыш тәҗрибәсе турында сөйләп, федераль министр ассызыклаганча, конструктив һәм динамик эшкә, вак нәрсәләргә дә игътибар итәргә, хезмәттәшләренә мөнәсәбәткә һәм башка бик күп мөһим нәрсәләргә аны карьерасы башланган Татарстанда өйрәткәннәр.

Атаклы опера җырчысы, Россия Федерациясенең Атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова, яшьләргә Казанда опера сәнгате мәктәбен булдыру турында сөйләде. Җырчы билгеләп үткәнчә, бу идеяне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тулысынча хуплаган.  

Россиянең күренекле кардиохирургы, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Ренат Акчурин табиб һөнәрендә уңышка ирешүнең төп тәшкилияте итеп кешеләрне ярата белүне атады.

Форум кысаларында анда катнашучылар һәм кунаклар белән Татарстанның Атказанган җырчысы Алсу Сафина, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган артисты һәм продюсер Бари Алибасов, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре аралашты.

Очрашу Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр әзерләгән яңа проектларны тәкъдир итү белән дәвам итте. Аерым алганда, «Татарлар» яңа мобиль кушымтасы тәкъдим ителде, бу –  бөтендөнья татарларын берләштерү өчен булдырылган милли мессенджер.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстанга күрсәткән игътибарлары өчен барысына да рәхмәт белдерде. «Мин һәр чыгыш ясаучыны тыңладым һәм үзем өчен бик күп файдалы һәм мөһим нәрсәләрне белдем», - диде ул.

«Сорау – җавап» сессиясе барышында студентлар Татарстан Республикасы Президентыннан татар телен өйрәнү процессын ничек итеп инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин булу турында сорадылар. Җавабында Рөстәм Миңнеханов үз тормыш тәҗрибәсеннән мисал китерде. Ул билгеләп үткәнчә, татар телен белү күп кенә милләтләр вәкилләре – казахлар, кыргызлар, төрекләр, Кырым татарлары һәм башкалар белән уртак тел табарга ярдәм итә. «Тормышыңда нәрсә кирәк булачагын һәм ярдәм итәчәген беркайчан да алдан белмисең. Кайвакыт вакытында әйтелгән берничә сүз бөтен тормышыңны үзгәртергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яшьләрне бу мәсьәлә буенча үзләренә уйлап карарга һәм татар телен өйрәнүне кызыклы итү өчен вариантлар тәкъдим итәргә өндәде.

Шуннан соң Татарстан Республикасының халыкара хезмәттәшлеге, авыл хуҗалыгы өлкәсендә программа системаларын гамәлгә кертү, Татарстанда яшьләрне армиягә чакыру процессын оештыру темасына сораулар яңгырады.  Фикер алышу барышында Иннополис шәһәре һәм тулаем республикада мәгълүмат технологияләре өлкәсе үсеше турында да сөйләштеләр. Моннан тыш, бүген студентлар Казанда беренче масштаблы форум – Россия студентлар берләшмәләре вәкилләренең слетын уздыру турында тәкъдим керттеләр.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форум кысаларында  Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды («Татарстан Республикасының Атказанган  артисты» исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте һәм башкалар). «Дуслык» одены белән РСФСР һәм ТАССР халык артисты, Җыр театрының сәнгать җитәкчесе Ренат Ибраһимов бүләкләнде.

Форум сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International