Рөстәм Миңнеханов Миланга ике көнлек эш сәфәре белән килде

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланга (Италия) килде.

Аның эш сәфәре кысаларында (2017 елның 12-13 декабре) зур эшлекле программа планлаштырыла.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашуга юнәлде («Палаццо Ломбардия» хөкүмәте бинасы).

Аннары ике проект тәкъдир ителде: беренче проект – «Little Italy» (Казанда күп функцияле комплекс төзү), икенче проект – «Bio Plastica» (Татарстанда биопластиклар җитештерү заводы төзү).

Моннан тыш, бүген үк Рөстәм Миңнеханов телерадиокомплекс булдыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышу өчен Mediaset телевизион үзәгендә булачак.

Кичен Татарстан Республикасы Президенты Италия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак.

Иртәгә, 13 декабрьдә, Рөстәм Миңнеханов Италия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән сөйләшүләр алып барырга һәм очрашырга ниятли. Аерым алганда, VVOM компаниясе, V.Orlandi компаниясе топ-менеджменты вәкилләре белән әңгәмә планлаштырылган.

Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясендә ул Ассоциация президенты Карло Бономи белән очрашачак, шулай ук «Италия – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Pirelli компаниясенең Инжиниринг үзәгенә дә барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International