Алексей Песошин Лениногорск муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Лениногорск муниципаль районы утырышында катнашты.

Совет утырышы 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.

Бу чара Лениногорск Мәдәният сараенда узды.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район предприятиеләре җитештергән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Төп докладны Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ясады. Ул 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен җиткерде һәм 2018 елга бурычларны билгеләде.

“Район икътисадында нефть сәнәгате һәм файдалы казылмалар чыгару төп рольне уйный. Нефть сәнәгатендә шәһәрдә мәшгуль халыкның 15%ы эшли. 2017 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 96% тәшкил итте. Эре һәм урта сәнәгать предприятиеләре 20 млрд сумлык үзләре җитештергән товар саткан, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. Продукциянең якынча 70%ын шәһәрнең төп предприятиеләр тәэмин иткән”, - диде район башлыгы.

Рәгать Хөсәенов агросәнәгать секторындагы күрсәткечләр, торак төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгариф, объектларны һәм юлларны капиталь ремонтлау буенча мәгълүмат бирде. Шулай ук районның федераль һәм республика программаларында катнашуы турында сөйләде.

Утырыш эшенә Алексей Песошин нәтиҗә ясады. Ул депутатларны  республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды.

Ә Лениногорск районы республика социаль-икътисади үсеш рейтингының төп күрсәткечләре буенча икенче ел рәттән 13нче урында.  

“Сезнең беренче унлыкта булган вакытларыгыз бар иде. Районның потенциалы күпкә югарырак. Аны нәтиҗәле рәвештә гамәлгә  ашыру максатчан, җитди, көндәлек эшне таләп итә. Бары тик шулай гына алда торган катлаулы бурычларны уңышлы хәл итә алабыз. 2017 елда муниципалитет объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт буенча 24 федераль һәм республика программаларында катнашкан. Сезнең бурыч – файдалануга тапшырылган объектларны нәтиҗәле файдалану”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, Лениногорк районы нефть күп чыккан район һәм республикада иң төп нефть чыгару үзәкләренең берсе булып калуын дәвам итә.

“Ромашкино нефть чыганаклары ачылышының 70 еллыгына һәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулу уңаеннан чаралар планлаштырыла, һәм алар тиешле дәрәҗәдә узачак”, -диде ул.

Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин шәһәр һәм районның алдынгы хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International