Әлмәт районын Мәҗит Салихов җитәкләде

2011 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының вәкиллекле органы утырышында Ришат Әбүбәкеров район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Район башлыгы вазифасына Әлмәт районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Мәҗит Салихов кандидатурасы тәкъдим ителде. Март сайлауларына кадәр район җитәкчесе вазифаларын район башлыгының беренче урынбасары Александр Михайлов башкарачак.

Белешмә өчен. Мәҗит Салихов 1965 елның 8 октябрендә Татарстанның Саба районы Татар Икшермәсе авылында туа. “Автомобиль юллары” белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын һәм Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый.

М.Салихов 1 ел Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара.

Искәртеп узабыз, Ришат Әбүбәкеров 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар исемлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International