БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе белән таныштылар

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген Казанда БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары комитетының чираттагы утырышы узды. Анда катнашу өчен Татарстан башкаласына Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан вәкилләре килде.

Бу чара Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – РФ оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Валерий Герасимов рәислегендә уза.

Утырыш башланыр алдыннан БДБ илләре Кораллы көчләре штаб башлыклары Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин озатуында Казанның Җиңү паркында булдылар һәм Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә куелган Мемориал янында мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Аннан соң, делегация Казан югары танк командирлары училищесында булды, анда хәрби техника һәм Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Яшел Үзән суднолар төзү заводы, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, Казан дары заводы, В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни - җитештерү берләшмәсе үз экспозицияләрен күрсәттеләр.

Чит ил кунаклары игътибарына оборона предприятиеләренең соңгы эшләнмәләре тәкъдим ителде: очучысыз очу аппаратлары, хәрби корабльләр, вертолетлар, снарядлар, элемтә чаралары һ.б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International