Минтимер Шәймиев: “Театр елы яхшы башланды”

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанның Качалов исемендәге театрында бөек рус артисты Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан театр музе  ачылу тантанасы узды.

Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук театр һәм музей җитәкчеләре катнашты.

Театр тарихы турындагы театральләштерелгән тамашадан соң, кунакларны Минтимер Шәймиев сәламләде.

“Республиканың барлык театрларына да рәхмәт, Театр елы яхшы башланды. Музей ачылу - Театр елының яхшы башлануы билгесе ул. Барыбызны да котлыйм. Бу барлык Россия җәмәгатьчелеге өчен яхшы сигнал. Шулай дәвам итәргә!”, - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев яңа музей директоры Роман Копыловка тагын бер “саклау берәмлеге”  - Казан шәһәре, Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге сурәтләнгән истәлекле тәңкәләр тапшырды.

Аннары Минтимер Шәймиев, Александр Славутский һәм Дмитрий Родионов алтын кайчылар белән музейга керү алдындагы алтын тасманы кистеләр.

Алар беренчеләрдән булып Василий Качаловның хатлары һәм шәхси әйберләре коллекциясен, театр костюмнары коллекциясен, 1837 елдан башлап афиша һәм театр программалары тупланмасын карадылар.

Музей 300 кв. метр мәйданда театрның ике катында урнашкан. Аның экспозициясен төп сәхнә спектакльләренә билетлар сатып алган тамашачылар тамаша алдыннан һәм антрактлар вакытында карый алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International