ТР Элемтә министрлыгы башлыгы Роман Шәйхетдинов: Татарстанда һәм илнең тагын 56 төбәгендә аналоглы телетапшыруны 3 июль көнне туктаталар

2019 елның 16 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында аналоглы телевидениене агымдагы елның 3 июнендә туктаталар. Төбәктә цифрлы телетапшыруга күчү сәбәпле ниләр эшләнгәне турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Шул ук вакытта төбәк телеканаллары әлеге форматта эшләвен дәвам итәчәк (ТНВ һәм Татарстан 24), дип искәртте Роман Шәйхетдинов.

Татарстанда цифрлы телевидение челтәре төзелеше проекты 2018 елның декабрендә тәмамланды. Республиканың бөтен территориясендә диярлек цифрлы телевидение аша бушлай егермегә якын канал карарга мөмкин. Хәзер Татарстанда 1,2 миллион йортта түләүле цифрлы телевидение карыйлар. Киңәшмәдә халыкны цифрлы телетапшыруга күчү турында мәгълүматны җиткерү турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканы цифрлы телевидениегә күчерү мәсьәләсенә җитди игътибар бирергә өндәде. Бер генә йорт та телевидениесез калырга тиеш түгел. Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференция режимында киңәшмәдә шул хакта әйтте. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов республиканы цифрлы телевидениегә күчү темасын массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртырга кушты. Моннан тыш, халыкка хәбәр итү өчен гражданнар җыеннары уза. Министрлыклар һәм муниципаль районнар порталларында аналоглы телевидениене өзү турында хәбәрләр урнаштырылган.

Цифрлы телевидение көйләргә ярдәм итү өчен волонтерларны җәлеп итәләр. 1,3 меңнән артык волонтер Татарстанның 42 муниципалитетында төркемнәргә кергән. Аларны цифрлы телевидениегә тоташтырырга һәм көйләргә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International