Рөстәм Нигъмәтуллин ТР территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстанның Казан Ратушасында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. 

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

“Безнең республикада территориаль иҗтимагый үзидарә хәрәкәте зур көч булып тора. 2019 елның 1 мартына Татарстан Республикасында 391 территориаль иҗтимагый үзидарә үз эшчәнлеген алып бара. Узган елда 365 булган. Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә дә, республиканың авыл җирлекләрендә дә яңа үзидарәләр оештырыла”, - дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Әгъзам Гобәйдуллин, үз чиратында ассызыклаганча, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары республика үсешендә территориаль иҗтимагый үзидарәнең ролен югары бәялиләр һәм һәрвакыт гражданнарга урыннарда ярдәм итәргә омтылалар.

Быел уздырылган конкурстан күренгәнчә, территориаль иҗтимагый үзидарә хәрәкәте уңышлы үсә. Конкурста катнашучы территориаль иҗтимагый үзидарәләр спорт, мәдәният, социаль ярдәм, территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә 17 меңнән артык чара уздырган.

“Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсына 156 гариза килгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 120 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләнде. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр алды. Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 50 миллион сумнан артык тәшкил итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International