РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкләтле вәкиле Игорь Комаров Алексей Песошинга Мактау орденын тапшырды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде. Югары бүләк “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бирелде. Тиешле указны быел март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы бүген Түбән Новгородта узды. Алексей Песошинга дәүләт бүләген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.

Шулай ук Мактау ордены белән В.Д.Шашин исемендәге ПАО “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов та бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International