Алексей Песошин РФдә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФдә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Бу чара Мәскәүдә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко җитәкчелегендә узды.

Бюджетара мөнәсәбәтләр, “Ветеринария турында” федераль закон проекты, РФ субъектларында дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Бүгенге көндә күрсәткечләр формалаштырылган, төбәкләргә барлык кирәкле ресурслар җиткерелгән. Милли проектлар буенча касса башкаруы 60% тәшкил итә, дип әйтергә мөмкин”, - дип ассызыклады Виталий Мутко.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International