Алексей Песошин Халыкара волонтерлар көне белән котлады

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан волонтерлары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне чын күңелдән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм! Бу көнне сезгә мөһим һәм файдалы эшләрегез өчен бөтен дөнья рәхмәт белдерә.

Сезнең күңелләрегез сизгерлек һәм мәхәббәт белән тулы. Авыр тормыш хәлләрендә калган кешеләргә булышу, ярдәм кирәк булган хайваннарны, туган як табигатен, мәдәни мирасны коткару – ул бүген “волонтер” сүзе белән нык бәйләнгән һәм сезнең һәрберегезнең ярдәменнән башка була алмый.

Татарстанда ирекле эшчәнлек белән даими рәвештә 65 мең кеше шөгыльләнә. Сез – безнең чын байлыгыбыз һәм горурлыгыбыз, үз кулларыгыз белән дөньяны матуррак һәм җылырак итү үрнәге.

Сезнең аркада без һәр кешедә игелеклелек һәм ярдәмчеллек булуын, ә ярдәм итү – ул тормыш нормасы икәнлеген аңлыйбыз.

Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм барлык башлангычларыгызда  уңышлар телим.

ТР Премьер-министры А.В.Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International