Татарстанның Министрлар Кабинетында “Ак Барс” ААҖ банкы һәм “KP Chemical” - “KP Bars Holdings B.V.” Корея компанияләренең уртак предприятиесе уставына кул куелды

2008 елның 29 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “KP Bars Holdings B.V.” уртак предприятиесе уставына кул куелды. Уртак предприятие “Ак Барс” ААҖ банкы һәм Корея “KP “Chemical” компаниясеннән төзелде.
Документка “Ак Барс” ягыннан “Ак Барс” ААҖ банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “KP Chemical” ягыннан компания президенты Хо Су Енг (Huh Soo Young) әфәнде кул куйды.
Кул кую церемониясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Уртак предприятие эшчәнлеге “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә шешәләр ясау өчен полиэтилентерефталат чыгару буенча завод төзүгә юнәлдерелгән.
Проект өчен билгеләнгән инвестицияләр күләме 100 млн. евродан артык тәшкил итәчәк, производство күләме – елына 300 млн. тонна продукция.
Җиһазлар кую өчен, өч лицензиар - Buhler, Uhde Inventa Fischer һәм Lurgi Zimmer - технологиясе карала. Бу мәсьәләдә технологик ярдәмне “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ дә күрсәтәчәк.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашу башында хәбәр иткәнчә, бүген документларга кул кую алдыннан яклар агымдагы эшләр турында фикер алыштылар, чишелергә тиешле мәсьәләләрне карадылар. “Татарстан Хөкүмәте рәисе һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы рәисе буларак, мин әлеге проектның өстенлекле булуына һәм, аны гамәлгә ашыру өчен, республикада бөтен шартлар да тудырылуына ышаныч белдерәм”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, шешәләр ясау өчен полиэтилентерефталат чыгару буенча производствога логистика мәсьәләләрендә дә ярдәм күрсәтеләчәк.
“Бу проектның актуальлеге, Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы төзелә башлау белән, бермә-бер артачак”, - дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры.
“Килешенү процедурасын үткән уртак предприятие уставына һәм башка документларга кул кую республика өчен мөһим вакыйга булачак”, - дип хәбәр итте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
“Әлеге проектны гамәлгә ашырганнан соң, безгә үзара аралашу һәм алга таба башка уртак мәсьәләләр буенча эш алып бару ансатрак булыр”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов эшкә җайлы якын килү һәм проектны тормышка ашыруның кызу темплар белән баруы өчен, “Ак Барс” ААҖ банкы командасы һәм “KP Chemical” компанияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International