Рөстәм Миңнеханов Бостонда "Россия Инновацион Атнасы" чараларында катнашты

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарларында конкурентлык мөмкинлекләрен булдыру" панель дискуссиясендә катнашты. 

Әлеге дискуссия Бостонда (АКШ) "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW) кысаларында "РОСНАНО" ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, элеккеге Россиядә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Байерли һәм башкалар катнашында узды.

"Россия Инновацион Атнасы"ның төп максаты - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү, Россия инвесторлары һәм венчур фондларына Америка хезмәттәшләре белән багланышлар урнаштырырга ярдәм итү, Россия технологик компанияләре өчен бу капитал чыганагына чыгу юлларын күрсәтү.

"Россия Инновацион Атнасы"нда Россия һәм АКШ хакимият органнары вәкилләре, эре бизнес җитәкчеләре, венчур инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнаша. Конференцияне оештыручылар - "Россия венчур компаниясе" ААҖ, "РОСНАНО" ААҖ һәм "Сколково" Фонды.

Төп программадан тыш "Россия Инновацион Атнасы" кысаларында бизнес-агентлар, инвесторлар һәм Россия корпорацияләре вәкилләре өчен Америка хезмәттәләренең килешүләрне әзерләү һәм төзү, инновацион технологияләрне кертү һәм коммерцияләү, технологияләргә инвестицияләр бирү тәҗрибәсенә багышланган чаралар уза.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре бүген шулай ук "Региональ инновацион экосистеманы төзүдә төп катнашучы буларак хөкүмәт: бурычлар, алдынлык һәм авырлыклар".

Панель дискуссиянең модераторы сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасында мәктәптән башлап югары уку йортларына хәтле мәгариф системасының усешендә ихтыяҗ барлыгы турында әйтте. Бүген дөньяда бик зур конкурентлык бар, дип әйтте ул, һәм теге яки бу конкурентлык өстелекләре юкка чыкмасын өчен заман белән бергә барырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада иң мөһиме югары квалификацияле әзерлекле кадрлар кирәклеген, индустриаль мәйданчыкларны үстерергә кирәклеген аңладылар. Татарстанга федераль үзәк бу мәсьәләдә җитди ярдәм итә.

Шулай ук Татарстан Президенты республика территориясендә бер федераль университет һәм ике фәнни-тикшеренү университеты эшләп килгәнен искәртте. Аларның киң фәнни һәм лаборатор базалары бар, алар икътисадның төрле юнәлешләре өчен белгечләр әзерли. 2006 елдан "Алгарыш" республика программасы ашырыла, ул кадрларны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни оешмаларында әзерләү һәм яңадан әзерләүгә юнәлгән. Бу вакыт эчендә "Алгарыш" программасы буенча грантларны 2 меңнән артык кеше алды.

Инновацион институтлар белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан "РОСНАНО" ААҖ, "Сколково" Фонды, Россия венчур компаниясе белән бергә эшләгәне турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Безнең бу оешмалар белән уртак проектларыбыз күп, дип әйтте Татарстан Президенты.

Без алга таба да инновацион потенциалны үстерәчәкбез, үсешнең яңа юлларын эзлияычәкбез, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

"Россия Инновацион Атнасы" чаралары кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Карнеги Меллон" (Питтсбург, АКШ) университеты ректоры Марк Камлет һәм Runa Capitals фондының өлкән партнеры, Parallels компаниясенең директорлар Советы рәисе Сергей Белоусов белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International