Минтимер Шәймиев Анатолий Любавин белән очрашты

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Сәнгать академиясе вице-президенты, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты ректоры, профессор Анатолий Любавин белән очрашты.

Очрашу Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казан филиалы студентларыннан имтихан алу өчен килгән Анатолий Любавин соравы буенча оештырылды.. Ул – Казан филиалының графика остаханәсе җитәкчесе.

В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты филиалы Казанда 2008 нче елда ачылган һәм бүгенге көнгә кадәр Мәскәү дәүләт сәнгать институтының Россиядәге бердәнбер филиалы булып тора. Монда сынлы сәнгатьнең классик төрләре – рәсем сәнгате, графика, скульптура буенча осталар әзерләнә.

Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты ректоры Татарстанның беренче Президентына, Казан филиалын ачу идеясен яклаганы һәм 1905 елда Россия архитекторы Карл Мюфке проекты буенча төзелгән матур тарихи бинаны филиалга тапшыруда булышуы өчен рәхмәт белдерде.

“Быел җәйгә филиалның скульпторлар төркеменең беренче чыгарылышы була. Сез – Казан филиалын оештыруның башында торган кеше, шуңа күрә мин Сезне аларның июньдә диплом эшләрен яклауга чакырырга килдем”, - диде Анатолий Любавин, Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.
М.Шәймиев чакыруны кабул итте һәм Казан филиалы булу сәбәпле Татарстанның һәм якын төбәкләрнең яшь талантлары бөтен дөньяга танылган Суриков институтында белем алу мөмкинлегенә ия, диде.

Очрашуда РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан филиалының графика факультеты доценты Григорий Эйдинов һәм графика факультетының IV курс студенты Алексей Цыбисов катнашты.
Алексей Цыбисов Минтимер Шәймиевкә, күптән түгел Казанда Әмир Мәҗитов музеенда узган “Яшь графика” күргәзмәсендә катнашкан, “Первый парень на деревне” эшен бүләк итте.
Минтимер Шәймиевкә бу эш көчле тәэсир итте.
“Шулай кеше күңеленең, хәтта бөтен бер буынның халәтен тапшыру – бу бик талантлылык”,- диде ул сокланып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International