Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да алып барыла

2014 елның 10 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да алып барыла. Өч райондагы өч объектта эшләр графиктан 25%ка артка калып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада гамәлгә ашырылучы программалар – гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт программасы, «Уңайлы мохит» программасы барышы хакында, бюджет өлкәсе предприятиеләрендә казаннарны алмаштыру эше һәм башкалар турында сөйләде.

2014 елның 8 августына капиталь ремонт эшләре барлык 159 мәктәптә дә алып барыла, акчалар 93%ка үзләштерелгән. Соңгы ике атна эчендә динамика 6% тәшкил итә. 28 муниципаль райондагы 46 мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

«Уңайлы мохит» программасын 2014 елда финанслау – 539,6 млн. сум. 2014 елда 135 социаль өлкә объекты җайлаштырыла, бу – физкультура һәм спорт учреждениеләре, халыкны социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, инвалидларны реабилитацияләү учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният учреждениеләре, урта-махсус белем учреждениеләре. 2014 ел программасына 40 муниципаль берәмлектәге объект кертелгән.

2014 елда гомуми белем мәктәпләренә кереп йөри алу мөмкинлегенә килгәндә исә, программаны финанслауның гомуми лимиты – 271,9 млн. сум. Бу программа буенча 2014 елда 104 мәктәп җайлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, 2014 ел программасына Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегендәге мәгариф учреждениеләре кертелгән иде.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Татарстан бүген төзелеш өлкәсендә киң танылган регионнарның – лидерларның берсе, диде ул, һәм безгә бу күрсәткечләрне сакларга кирәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республиканың киләчәк үсеше яңа мәдәни һәм социаль өлкә объектларын төзү проектларын, яңа инновацион мәйданчыклар төзү проектларын гамәлгә ашыруга бәйле. Төзелеш тармагы аша бик зур күләмдә ресурслар уза, диде Татарстан Президенты һәм төзүчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International