Минтимер Шәймиев: “Болгар форумы халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим фактор булачак”

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Болгарда VI халыкара форум ачылды. Форумның рәсми өлеше Истәлек билгесе конференц-залында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен катнашында узды.

Форум Татарстанда “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014” программасы кысаларында уза.

Утырыш башланганда, ТР ФА вице-президенты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Хәкимов билгеләп узганча, Татарстан инициативасы буенча гамәлгә куелган Халыкара Болгар форумы ел саен тарих, мәдәният һәм болгар цивилизациясе мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү максатыннан үткәрелә. Соңгы ике елда форум Россия, Украина, Болгария, Венгрия, Молдова, Казакъстан һәм башка дәүләтләр галимнәре арасында белем уртаклашу өчен даими мәйданчык та булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев форум кунакларын һәм катнашучыларны, төрки дәүләтләрнең һәм Россиянең танылган галимнәрен, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен сәламләде. Бүгенге очрашуның истәлекле елда - ТӨРЕКСОЙ карары белән, Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014 итеп игълан ителгән елда узуын билгеләп үтте. Моннан тыш, нәкъ менә быел Болгар тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

"Без бу уңышка ирешү өчен, зур һәм бик авыр юл уздык. Соңгы 15 елда, беренче гариза бирелгән көннән алып, республика Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм халыкара җәмәгатьчелек ярдәмендә Болгарны һәм Зөяне яңадан торгызу буенча бик зур эш башкарылды”, - дип билгеләп үтте М. Шәймиев.

Болгар һәм Зөя илнең туристлык һәм музей тармагын үстерүдә, аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген җитди күтәрүдә үзенчәлекле “объектлар” булып тора.

“Әлбәттә, әле башкарасы эшләр күп. Мәгариф һәм мәгърифәтчелек программаларын эшләү, экспозицияләрне киңәйтү, туристлык инфраструктурасын камилләштерү, транспорт хәрәкәтен җайга салу һ.б. буенча зур планнарыбыз бар”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Моның белән бәйле рәвештә, аның сүзләренә караганда, Татарстан өчен фәнни-тикшеренү, музейны реставрацияләү эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашыручы хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе бик мөһим.

М. Шәймиев ассызыклаганча, Болгар форумы ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан тәкъдим ителгән уникаль тикшеренү проекты булып тора. “Узган ел Кырымда узган V Болгар форумы, этномәдәни бердәмлек, Кырым һәм Идел буе татарларының, барлык төрки халыкларның тарихи язмышлары уртаклыгы турындагы нәтиҗәләрне тагын бер тапкыр раслады һәм нигезләде”, - диде ул. М.Шәймиев Болгар форумы халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим фактор, югары технологияле, мәгълүмати баетылган музей инфраструктурасын булдыруның яңа юнәлешләре һәм мөмкинлекләрен тудырачагына ышанычын белдерде.

ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен Минтимер Шәймиевне, бөтен татар халкын, галимнәрне һәм тарихчыларны Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе белән котлады.

Халит Эрен Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен истәлекле вакыйга дип атады. “Казан янә, ислам һәм татар, төрки дөнья, бөтен Идел буе һәм Россия үзәге буларак, ХХ гасыр башындагы халәтен алды”, - диде ИРСИКА генераль директоры. Ул тарихи һәйкәлләрне саклау буенча чаралар кысаларында кулъязмаларны реставрацияләү буенча зур планнары булуын белдерде. ИРСИКА Казанда бу юнәлештә эш алып бара торган үзәк ачарга ниятли.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин утырышта катнашучыларга ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов исеменнән сәламләү хатын укыды. “Болгар форумы ярдәме белән төрки телле халыклар тарихының яңа битләрен ачкан мөһим фәнни проектлар гамәлгә куелды. Бу эшчәнлекнең югары нәтиҗәләренең берсе, Болгар цивилизациясе символы булган борынгы Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү булды, дип уйлыйм”, - диелгән аның сәламләү хатында.

“Бу форум галимнәр тырышлыгын берләштереп кенә калмады, ә иҗтимагый-тарихи яңгыраш та тапты”, - дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов.

Чара Халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International