Быел ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы буенча 200 дән артык кеше грантлар алган

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

“Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер. Бу чорда 3137 кеше грант алган. Агымдагы елда грант алучылар исәбендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, инглиз теле укытучылары, гомум белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, проект төркемнәре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре белгечләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар.

“Югары һөнәри белем бирү учреждениеләре номинациясе кире агымны күзаллата, ягъни грант программасында беренче тапкыр белгечләребезне каядыр җибәрмибез, ә әйдәп баручы вузларыбызга чит илләрдән аерым курслар алып бару өчен белгечләр чакырабыз”, - дип аңлатма бирде А. Поминов.

Ул докладында быел “Алгарыш” программасына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

“Партнер программалары” юнәлеше урынына яңа “Яшь белгечләр” юнәлеше барлыкка килде. Шулай итеп, программадан киң даирә куллана ала”, - диде докладчы.

Моннан тыш, “Ике диплом” исемле яңа юнәлеш пәйда булды. Ул бер яки берничә чит ил вузлары белән белем бирү программасын гамәлгә ашыруны күздә тота. “Шулай итеп, ике мәгариф оешмасының (Россия һәм чит ил) дипломнарын тапшыру планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте А.Поминов.

“Алгарыш” мәгълүматлар базасының интерактив системасы эшләнгән һәм кертелгән. Системаның төп бурычы – “Алгарыш” программасында катнашучылар турындагы мәгълүматны автоматлаштырылган рәвештә җыю, эшкәртү һәм саклау, грант алучыларның килешү таләпләрен үтәвен контрольдә тоту, шулай ук программаны тәмамлаучыларның һөнәри казанышлары турындагы мәгълүматлар банкын формалаштыру.

Спикер шулай ук “Глобаль мәгариф” федераль программасы турында да сөйләде. “Кичә чит илдә белем алу өчен зявкаларны теркәү мөмкинлеге ачылды. “Глобаль мәгариф” “Алгарыш” программасына 80 процент дәрәҗәдә тиңдәш. Ул программаны эшләүчеләр татарстанлылар белән киңәшләшеп эшләде”, - дип ассызыклады А.Поминов.

Программаларның охшашлыкларына карамастан, сизелерлек аермалар да бар. “Глобаль мәгариф” программасында вузлар исемлеге чикләнгән, бары тик 214 уку йортында гына укырга мөмкин. Моннан тыш, Россия вузларында белем алу өчен акча бүлеп бирү каралмаган. Татарстанның грант алучылар укып бетергәч эшкә урнаша ала торган 19 предприятиесе исемлеге билгеле.

“Глобаль мәгариф” программасы социаль өлкәдә фән, педагогика, медицина һәм инженер кадрларын, идарәче кадрларны саклау һәм арттыруга, чит ил мәгариф оешмаларына мөстәкыйль рәвештә укырга кергән Россия гражданнарын эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кандидатка карата таләпләрнең берсе - эш белән тәэмин итүче оешмада өч ел чамасы эшчәнлек алып бару. Докладчы сүзләренә караганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, укып бетереп Татарстанга кайтмаган грант алучыларны кайтару эше алып барыла. Быел аларга карата судка 23 дәгъва гаризасы бирелгән, суд утырышы барышында 12 дәгъва кире алынган. Грант алган алты кеше буенча 3 млн 850 мең сумга суд карары чыгарылган. Грант алган тагын биш кеше буенча дәгъвалар суд органнары каравына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International