Рөстәм Миңнеханов Һиндстан компанияләре вәкилләре белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Tata Group и Swan Energy Ltd. компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мумбаига (Һиндстанга) эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Очрашуда катнашучы компанияләр вәкилләре үзләренең эшчәнлеге һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләделәр. Нигездә болар – икътисадның реаль секторында, нефть химиясе һәм химия тармакларында, ашламалар җитештерүдә, сыекландырылган газ китереп торуда, шулай ук суднолар төзелешендә (оборона сәнәгате), бораулар җайланмалары һәм платформалар җитештерүдә бизнес алып баручы компанияләр.

Һиндстан партнерлары нефть-газ секторында, суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр әйттеләр. Алар фикеренчә, Россия Федерациясе Президенты Владимира Путинның 2014 елның декабрендә Һиндстанга планлаштырылган визиты Россия һәм Һиндстанның киләчәктәге мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур этәргеч булачак, булган багланышларны ныгытачак һәм яңа проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләгәнчә, Татарстан һәм Һиндстанның Россия-Һиндстан дуслыклы мөнәсәбәтләре кысаларында җитди перспективалары бар. Безнең потенциал зур, аны кулланырга кирәк, дип әйтте ул.

Перспектив проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов ашламалар җитештерүне атады. Татарстанда аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыру тәмамланып килә (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск), аңа җитәрлек күләмдә табигать газы кирәк, һәм без газ химиясе сәнәгате өлкәсендә предприятие ачу турында сөйләшергә әзер.

Тагын бер мөмкин булган юнәлеш – химия һәм нефть химиясе өлкәсе. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда көче1 млн. тонна булган этилен комплексын төзү проекты гамәлгә ашырыла, бу юнәлешне алга таба үстерү планлаштырыла. Шулай ук Татарстан Һиндстан белән нефть чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, монда “Татнефть” компаниясе партнер була ала, аның бораулаудан нефть эшкәртүгә хәтле тулы циклы бар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты очрашуда катнашкан компанияләрне республикага чакырды. Безгә аралашырга, тәҗрибә белән алышырга кирәк, дип әйтте ул һәм хезмәттәшлек итәргә әзерлекне белдерде.

Очрашу ахырында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм “Сван Энерджи” компаниясе арасында, ТР ИҮА һәм “Анкор” компаниясе арасында багланышлар турында килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International