Татарстан Президенты: «Республикада коррупциягә каршы эш дәвам итә»

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, утырыш видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында уздырылды.

Утырыш дәүләт (муниципаль) мөлкәтен, бюджет акчаларын кулланганда коррупцион күренешләрне киметү һәм республика икътисадый иминлегенә проблемалы оешмаларның тискәре йогынтысы темасына багышланды.

Үз чыгышында Татарстан Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта республика икътисады үсеше теләгән темплардан арта калып бара. «Республика бюджетының сизелерлек кытлыгы, салымнар буенча зур бурыч – мондый шартларда икътисад үсеше резервларын бернинди дә югалту булмаска тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта бу мөлкәттән нәтиҗәсез файдалануга кагыла».

Ул хәбәр иткәнчә, 2013-2014 елларда Татарстанда уздырылган инвентаризация нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 31 меңнән артык җир кишәрлеге хокукларны теркәмичә файдаланыла. Шулардан хәзерге вакытта бары тик 12,7 меңе генә теркәлгән. Моннан тыш, яңадан хокуклары теркәлмәгән 22 мең күчемсез мөлкәт объекты ачыкланган, хәзерге вакытка дүрттән бере генә теркәлгән. «Монда бюджетны тулыландыру өчен шактый резерв бар, ел азагына кадәр теркәүне тәмамларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм эшне активлаштырырга кушты.

Соңгы 4 елда Татарстан Республикасында җир кишәрлекләре белән килешүләр өлкәсендә 757 җинаять ачылган. «Эчке эшләр органнарына, прокуратурага, Тикшерү комитетына шушы җинаятьләрнең барлык хәлләрен ачыкларга кирәк – мондый эш алып барыла, без беләбез, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Төп бурыч – урланган мөлкәтне республика һәм муниципалитетлар милкенә кире кайтару».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, эре инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга, социаль өлкәне үстерүгә бюджет акчаларын тотканда аеруча нык контроль булырга тиеш. Соңгы 4 ел эчендә дәүләт финанс органнары бу өлкәләрдә 200 млн. сумлык хокук бозуларны ачкан.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, салымнар җыю эшчәнлеген көчәйтергә кирәк. Бүгенгә, Татарстан Республикасы Президенты күрсәткечләренә караганда, республика бюджетына салым буенча бурыч 5 млрд. сум.

Татарстан Президенты белдергәнчә, соңгы 4 елда 25 млрд. сумлык 140 мең үтәү кәгазе буенча җәза бирелмәгән, шул исәптән 19 млрд. сум төрле дәрәҗәләрдәге бюджетларга керми калган. «Бу бик зур акчалар, һәр факт түләнмәгән хезмәт хакларыннан, түләнмәгән салымнардан, партнерлар алдында үтәлмәгән йөкләмәләрдән гыйбарәт », - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика муниицпаль берәмлекләрендә ачыкланган хокук бозулар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Чыгышында уд коррупция җинаяте билгеләре булган берничә факт турында хәбәр итте.

Марс Бәдретдинов докладын комментарлап, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын милек һәм җир кишәрлекләрен куллануны күзәтчелек итүгә игътибар белән карарга һәм коррупция күренешләрен кисәтергә өндәде. «Муниципалитетларның артык акчасы юк, шуңа күрә һәр җир кисәге, һәр мөлкәт комплексы табыш китерергә тиеш», – дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин чыгышында бюджет чараларын законсыз акчага әверелдерү мәсьәләсе турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов салым хезмәткәрләрен, мондый күренешләр белән көрәшер өчен, банк секторын җәлеп итәргә өндәде. «Милли банкны бу мәсьәләгә игътибар белән каравын сорыйм», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Доклад белән шулай ук Росфинмониторингның региональара идарәсе җитәкчесенең урынбасары Виктор Цыганов, ТР Арбитраж суды рәисенең урынбасары Любовь Кочемасова, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов, Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Азат Хамаев, республика прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясадылар.

Утырышка йомгаклар ясап, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген республикада коррупциягә каршы үткәрелүче эш нәтиҗәләренең бер өлеше турында гына сүз барды. «Бүген әйтелгәннәр – җитди мәсьәләләр. Республика, муниципаль дәрәҗәдәге вазыйфаи затлар үрнәк булырга тиеш, алар арасында коррупция күренешләре булырга тиеш түгел», - дип ассызыклаңы Рөстәм Миңнеханов.

Ул хокук саклау органнарына коррупция күренешләре белән көрәш буенча уздырган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда без бик җитди эшлибез, әмма әле бик күпне үзгәртәсе бар, – дип белдерде Татарстан Президенты. – Бу җир мәсьәләләре дә, бер көнлек фирмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә. Коррупциягә каршы эш дәвам итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International