Рөстәм Миңнеханов Анкарага килде

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Анкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Анкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.


Аэропортка килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Анкараның татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республика бөтендөнья татарлары белән элемтәдә тора, халкының традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә. Үз чиратында диаспора вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Анкарадагы татарлар тормышы турында сөйләделәр.


Республика делегацииясе хөрмәтенә Анкара мэры Мәлих Гекчек исеменнән кишке аш мәҗлесе уздырылды. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчек әңгәмә барышында мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Анкара һәм Казан – тугандаш шәһәрләр, һәм бу – Татарстан Республикасы Президенты һәм Анкара мэрының уртак фикеренчә, Татарстан белән Төркия башкалалары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә зур этәргеч булып тора.


Татарстан делегациясе сотавына Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ОЭЗ «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Идея» технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, ИТ-парк генераль директоры Антон Грачев, Теләче муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов керә.


Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Төркиянең иң эре югары уку йортында - Билькент хосусый университетында, «Сиджан» оешкан сәнәгать зонасында булачак.


Татарстан Республикасы Президентының Анкарага эш сәфәренең төп чарасы – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия – Төркия советының киңәйтелгән утырышында катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International