Рөстәм Миңнеханов Венгриядә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриядә татар диспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Будапештка эш сәфәре кысаларында узды. Очрашу урыны "Кемпенски" кунакханәсенең конференц-залларының берсе булды, анда бүген шулай ук Венгрия-Татарстан бизнес-форумы да үткәрелә.

Рөстәм Миңнехановка Венгриядә яшәүче татарларның тормыш хәле турында, аларга гореф-гадәтләрен, мәдәниятны, татар телен онытмаска ярдәм итүче чаралар турында сөйләделәр. Очрашуны оештыручыларның берсе "Әлифба" мәдәни-белем бирү фонды идарәсенең рәисе Рита Хәсәнова булды.

Аерым алганда, Рита Хәсәнова бүгенге көндә Будапешттагы татар диаспорасында кимендә 50 кеше булуын хәбәр итте, шул ук вакытта татарларны берләштерү эшенең күптән түгел генә башланганын аныклады. Татар диаспорасы активистлары очрашулар, татар милли мәдәнияте тарыхына багышланган лекцияләр үткәрә. Узган елның язында Будапештка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләр белән килде, дип хәбәр итте Рита Хәсәнова, татар сөйләмен ишетү максатыннан спектакльгә биредә яшәүче татарларны чакырдылар. Моннан тыш, "Әлифба" Будапештта Сабан туе бәйрәмен дә үткәрә.

Венгрия татарлары Татарстан Президентына татар театрлары, милли ансамбльләр, шул исәптән балалар коллективлары гастрольләрен күбрәк оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Без балалар ансамбльләренең биредә яшәве өчен түләргә әзер, - дип белдерде Рита Хәсәнова. - Балаларыбызның татар мәдәнияте белән танышуын, татар костюмнарын күрүен, татар җырларын ишетүен телибез.

"Сез безнең Венгриядә яшәү тәҗрибәсенә, безнең потенциалга таяна аласыз, - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. - Без Татарстан-Венгрия мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бергә эшләргә әзер".

Очрашуда катнашкан җирле татарлар вәкилләре билгеләп узганча, аларның максаты - үзләренең кем булуын онытмау. Әйтик, 2010 елдан башлап Будапештта татар милләте, аның тарихы, мәгърифәтчеләре, шагыйрьләре, язучыларына багышлап тарихи-мәдәни журнал чыгарыла. Журнал битләрендә XVI гасырда яшәгән берничә татар шагыйре, язучылары һәм галимнәренең әсәрләре беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә итеп бастырылган. Рөстәм Миңнехановка, танышу өчен, журналның берничә саны да тапшырылды.

Очрашу барышында татар диаспорасы активистлары Рөстәм Миңнехановка аларны татар әдәбияты белән тәэмин итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. ТР Президенты әлеге үтенеч буенча эшләүне һәм алга таба да Будапешттагы татар диаспорасы вәкилләре белән элемтәдә торуны йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда республикада читтә яшәүче татарлар өчен тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Бу - татар теленә онлайн өйрәтү өчен "Ана теле" программасы, бүгенге көндә аңардан 10 меңнән артык кеше файдалана. Татар телендә тапшырулар алып баручы "ТНВ-Планета" каналы оештырылды, ул спутник аша трансляцияләнә.

Татар диаспорасы вәкилләре, Будапештта балаларга сәхнәләштерелгән тамаша оештырыру өчен, Шүрәле кастюмын җибәрү мөминлеге турында да үтенделәр. Рөстәм Миңнеханов Шүрәле костюмын җибәрергә вәгъдә бирде. 

Очрашу азагында Будапешт татарлары Татарстан Президентына бүләк һәм сувенирлар, шул исәптән венгр телендәге Коръән тапшырдылар. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов аларга татар телендәге 1,5 меңнән артык җыр булган караоке-үзәк тапшырды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International