Рөстәм Миңнеханов Будапештка эш сәфәре кысаларында берничә компания вәкилләре белән эшлекле очрашулар үткәрде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештка эш сәфәре кысаларында «Гюттлер» (Guttler) очрашты.

Очрашу Венгрия-Татарстан бизнес-форумында узды («Кемпински» отеле, Будапешт).

«Гюттлер» компаниясе вәкилләре продукцияләре турында сөйләделәр, шулай ук Татарстан Республикасының агросәнәгать секторында хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдерделәр, аерым алганда, үз продукцияләрен республикага китерергә теләгәннәре турында хәбәр иттеләр.

«Гюттлер» туфрак эшкәртүче авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә, аның үзенчәлеге призмалы катоклар куллануда. Компания белгечләре фикеренчә, мондый авыл хуҗалыгы техникасын куллану уңышны арттыра. 

Россиядә компания техникасы Көньяк федераль округта, Себердә (Омск, Төмән), Алтай краенда кулланыла. Компаниянең производство көчләре Германиядә, Швейцариядә һәм Венгриядә урнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов, берничә техниканы үрнәк итеп алып, якындагы чәчүдә кулланып карарга тәкъдим итте.

Без нәтиҗәсен күрергә тиеш, дип әйтте ул, аннан республика ихтыяҗларына авыл хуҗалыгы агрегатларын сатып алу турында якыннан сөйләшеп булачак. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановның Венгриянең Evopro инновацион компаниясе вәкилләре белән очрашты. Компаниянең Германия һәм Румыниядә бүлекчәләре бар, хезмәткәрләре саны 1 мең кешедән артык. 2013 елда компаниянең табышы 70 млн. евро тәшкил иткән. 

Evopro компаниясенең башка юнәлешләре арасында модульле автобуслар производствосы да бар (шәһәр җәмәгать транспорты). Компания вәкилләре мондый производство өстенлекләре турында хәбәр иттеләр. Бу, беренче чиратта, автобус авырлыгын, кулланылган ягулык күләмен киметергә ярдәм итә. Мондый модельләр җитештерү теләсә нинди илдә оештырылырга мөмкин. Модульле җыю төрле озынлыктагы автобус ясауны күз алдында тота (8 метрдан һәм озынрак, максатларына күрә).

Компания вәкилләре Татарстан территориясендә, аерым алганда, “Алабуга” МИЗ мәйданчыгында производстволарын ачуны тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдә мондый проектны гамәлгә ашыру партнер-компания булуны таләп итүе турында искәртте. Ул “КАМАЗ” ААҖ белән бу темага сөйләшүне тәкъдим итте. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча, мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен, эш төркеме булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International