Татарстан белән Казахстан хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлекне арттыра

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Казахстан Оборона министрлыгын оборона продукциясе җитештерүче Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Казахстан Оборона министры Имангали Тасмаһамбетов Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу барышында хәбәр итте. Астанада узган бу очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Татарстан делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов , «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Горький ис. завод» ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «ПОЗИС» ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Казан Гипроннииавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, «Казан вертолетлар заводы» генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.

Имангали Тасмаһамбетов делегация әгъзаларын сәламләде һәм, Татарстан белән хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлек киләчәктә дә артыр, дип өмет белдерде.

Аныд сүзләренчә, Казахстан предприятиеләрендә «КАМАЗ» өчен комплектлаучылар чыгаруны үзләштерү планлаштырыла.

Суднолар төзелешендә Казахстан хәрби ведомствосы җитәкчелеге Горький ис. завод белән хезмәттәшлек мөмкинлеген карый.

Казахстанга Казанда элегрәк сатып алынган Ми-17В5 вертолетларына техник ярдәм кирәк булачак, һәм Оборона министрлыгы илдә яңа Авиация-техник үзәк төзегәндә Казан вертолетлар заводы белән хезмәттәшлеккә исәп тота.

Казан порох заводы, министр сүзләренчә, Казахстанда төзелүче патроннар заводы өчен порох китерәчәк.

«Сезнең шундый мәртәбәле делегациягезнең Казахстанга визиты өчен рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте Оборона министры Татарстан Президентына.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Казахстан белән республика предприятиеләре арасында сәнәгать хезмәттәшлегенең күптәннән килүен билгеләп үтте. «Бу хезмәттәшлекне арттырырга кирәк», - диде Р.Миңнеханов.

Хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләреннән берсе итеп Татарстан Республикасы Президенты IT өлкәне атады.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Казахстан ягына «Гипронииавиапром» Казан проект институты хезмәт күрсәтүләреннән файдаланырга, Казанда җитешетерелүче очучысыз аппаратларны алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Очрашу йомгаклары буенча яклар уртак эш төркемнәре төзү турында сөйләштеләр, 2015 елның гыйнварында алар Татарстан предприятиеләре мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнәчәк һәм Казахстан Оборона министрлыгы гарызнамәләре нигезендә хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International