Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Сингапурның инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашулар үткәрде

2009 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Сингапурда берничә мөһим очрашу үткәрде.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) эшендә катнаша.
Форумда катнашудан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Сингапурдагы министрлык һәм ведомстволар, бизнес-ширкәтләр вәкилләре белән киңәшмә һәм очрашулары планлаштырылган.
Әйтик, Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Инвестицияләр корпорациясе (Singapore Investment Corporation) башкарма директоры Тони Тан әфәнде белән очрашты. Очрашуда катнашучы яклар, нигездә, Сингапур мәгариф системасының төзелеше турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның дәүләт идарәсе, мәгариф һ.б. өлкәләрдә Сингапур тәҗрибәсен үзләштерергә теләвен әйтте.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Franklin Templeton инвестиция компаниясенең (Сингапур) идарә итүче директоры Марк әфәнде Мебиус белән очрашу үткәрде.
Шуны искәртик: бүген Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Марк Мебиус панельле дискуссияләрнең берсендә модератор булды. Анда бөтендөнья финанс системасын үзгәртеп төзү турында сүз барды.
Очрашуларда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International