Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә  гражданнарны кабул итте. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә узды (Казан, Кремль ур.,12).

Иң беренче булып Лаеш районының Имән Кискә авылы аксакалының видеомөрәҗәгате каралды. Ул кыскача гына үзе турында сөйләде. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранына быел җәй 100 яшь тулган, ул гармоньда уйнарга ярата икән, яңа авыл клубында, гармоньда уйнап,  авылдашларын сөендерәсе килә икән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген Имән Кискә авылында 670 кеше яши, клуб 1968 елда төзелгән, бинаның 70 проценты тузган.

Татарстан Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Имән Кискә авылы клубын планнан тыш капиталь ремонт объектлары исемлегенә кертергә кушты. Ул шулай ук Лаеш мунициципаль районы җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Имән Кискә авылының бу 100 яшьлек кешесен якынлашып килүче Яңа ел белән котларга кушты. 

Икенче булып Казан кешесе мөрәҗәгате каралды, бу хатынның инвалид баласы бар икән. Ул кызына «Ангел Соло» реабилитация велосипедын алуда ярдәм күрсәтүне сорады.   

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына, акча табып, реабилитация велосипеды алып бирергә кушты. Әлбәттә,  булышачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, бу анага мөрәҗәгать итеп, балага йөрергә кирәк, аның сәламәтлеген ныгыту өчен перспективасы булырга тиеш. 

Шуннан соң Әлмәт мунициципаль районында яшәүче ана кеше мөрәҗәгать итте. Видеоконференцэлемтә режимында бу хатын-кыз биш баласы барлыгын сөйләде, шул исәптән мәктәп яшендәге дә. Күп балалы гаиләнең автомобиле барысын да сыйдырмый икән, ул микроавтобус алуда ярдәм күрсәтергә сорый.

Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп хәл итәргә тәкъдим итте. Ул телефоннан «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге белән сөйләште һәм ярдәм күрсәтүне сорады.  

Түбән Камадан беренче төркем инвалиды (җитештерүдә имгәнгән) – үзенә махсуслаштырылган инвалид арбасы сорап мөрәҗәгать итте. Ул аңлатканча, кайбер сәбәпләр аракасында социаль хезмәтләр аның параметрларына туры килерлек инвалид арбасы ала алмыйлар икән.

Рөстәм Миңнеханов тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ул видеоконференцэлемтә режимында тиешле ведомстваларга йөкләмә бирде, шул исәптән – Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза  бюросы җитәкчелегенә дә.   

Бүген соңгы булып Чаллыдан 6 яшьлек малай анасы мөрәҗәгать итте. Малай «КАМАЗ-Автоспорт» ФПсе каршындагы «КАМАЗ-Карт» уку-спорт клубы базасында картинг белән шөгыльләнә икән. Күнегүләрне дәвам итү өчен  «Микро» класслы карт алырга кирәк, диләр.

Рөстәм Миңнеханов, видеоконференцэлемтә режимында яшь спортчыга мөрәҗәгать итеп, нәрсә телисең дип сорады. Малай: «Яңа карт кирәк һәм узышасым килә минем!» – диде.

Рөстәм Миңнеханов яшь узышчының теләген үтәргә вәгъдә бирде. Ул: «Яңа  карт алабыз сиңа, иң мөһиме – күнегүләреңне ташлама! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм Яңа ел белән котлыйм сине!»

«Сине дә Яңа ел белән котлыйм!» - дип кычкырып җавап бирде 6 яшьлек спортчы Татарстан Президентына. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучы барлык чиновникларга да ел азагына кадәр кушылганнарны үтәргә кирәклеген кисәтте, шулай ук барлык мөрәҗәгать итүчеләрне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлады.

Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы финанс министры  Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе  Социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамиль Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Лаеш, Әлмәт, мунициципаль районнары, Чаллы шәһәре башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International