Рөстәм Миңнеханов «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Әнкарага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Төркия һава юллары» –  югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүе һәм ышанычлылыгы белән, бәя һәм сыйфат чагыштырмасының уңайлы булуы һәм төрек кунакчыллыгы белән аерылып торган бөтендөнья авиакомпанияләренең берсе. Татарстан Республикасы Президенты авиакомпаниянең Татарстанда эшен дәвам итүе өчен, Стамбулдан Казанга һәм Казаннан Стамбулга очышлар өчен рәхмәт белдерде. Бүген «Төркия һава юллары» атнага 3 рейс ясый, ә элек рейслар һәр көнне бар иде һәм яклар аларны 14кә кадәр арттыру буенча эш алып барган иде.

Рөстәм Миңнеханов, тора-бара илләр арасында авиарейслар саны артыр, дип ышаныч белдерде. Бүген үк инде Татарстанда Төркия инвестицияләре белән 10 завод эшли. Моннан тыш, безнең мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт һәм туризм, муниципальара хезмәттәшлек өлкәсендә тыгыз багланышлар хөкем сөрә. Күп кенә Россия бизнесменнары һәм сәяхәтчеләр Стамбул аэропортын дөньяның төрле почмакларына барып җитү мөмкинлеге итеп саный, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Билал Эшки Рөстәм Миңнехановны авиакомпаниягә килергә һәм очкычлар паркы белән шәхсән танышырга чакырды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы айларда пассажирлар агымы арту күзәтелә. Авиакомпания киләсе җәйгә авиарейслар санын бишкә кадәр арттырырга һәм көн саен очышлар башкарырга җыена. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International