Давос 2017: Рөстәм Миңнеханов ВТБ Капитал эшлекле иртәнге ашында, «Европа: интеграция һәм конкуренциягә сәләтлеккә ярдәм итү» сессиясендә катнашты

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумындагы берничә чарада катнашты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар). 

Аерым алганда, ТР Президенты БИФ кысаларындагы Европа берлеге үсешенә багышланган сессиядә катнашты. Анда АКШ вице-президенты Джо Байден чыгыш ясады. «Европа: интеграция һәм конкуренциягә сәләтлеккә ярдәм итү» сессиясендә сәяси эшлеклеләр чыгышларында хәзерге тотрыксыз вәзгыятьтә Еврозонага икътисадый үсешкә мөмкилнелкәрне билгеләргә тырыштылар. Сессиядә Европа берлегенең дәүләт оешмалары вәкилләре (Испания, Швеция, Италия) банклар топ-менеджерлары һәм башкалар катнашты. 

Бүген форумда "Глобальләшү белән идарә итү", "Бөтен кеше иминлеге өчен икътисад" һәм башка сессияләр узды. 

Моннан тыш, иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрелүче ВТБ Капитал эшлекле иртәнге ашында катнашты (Arabella Hotel Waldhaus). Анда халыкара һәм Россия инвесторлары катнаша. Чара темасы "Икътисад тернәкләнүе. Ышанычна кайтару" булды, модератор - CNN каналында тапшырулар алып баручы Бекки Андерсон. 

Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, Glencore генераль директоры Айван Глазенберг, Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катаншты - барлыгы 70 тән артык кеше, алар арасында 20 дән артык илдән дәүләт хакимияте вәкилләре, эре халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре, алдынгы инвесторлар бар иде.

Ачык дискуссиядә макроикътисадый һәм финанс мәсьәләләр турында сөйләштеләр, агымдагы икътисадый вәзгыятьне анализладылар. Чарада катнашучылар аеруча дөнья икътисады үсешенә ярдәм итә алучы фикерләргә игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International