Татарстан Республикасы Президенты Хунань провинциясе Губернаторы белән очрашты

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачжэ белән очрашты.
Очрашу башлануга Рөстәм Миңнеханов Сюй Дачжэга кунакчыллыклары һәм Татарстан Республикасы делегациясе визиты программасын оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул Губернаторга делегация әгъзаларын тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «АК БАРС» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфар Гәрәев һәм башкалар.
«Сезнең җитәкчелектә Хунань провинциясендә башкарылган эшләр зур тәэсир калдырды. Болар бар да провинциянең үсешенә һәм халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты: «Хунань – Кытайның алга киткән үзәк провинциясе. Сездә икътисад тармаклары, шул исәптән җитештерү җайланмалары чыгару, төзелеш, азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы көчле үсеш алган».
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Кытай Халык Республиксы Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый партнерларыннан берсе булып тора: «Пекинда республикабызның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшләп килә,  Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды, кайбер Кытай провинцияләре, компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланды. Үткән елның февралендә Кытай компаниясе катнашында «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы эшли башлады. Аннан соң мәгълүм «Хайер» компаниясе суыткычлар җитештерү заводын ачты. Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы белән берлектә «Алабуга» МИЗда өченче чиратын үстерү өчен  предприятие булдыру проекты карала.
Татарстан Республикасы Президенты республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте.   
«Хунань провинциясе белән Татарстан арасында диалог урнаштырылган. 2014 елның маенда Сездән алдагы җитәкче Ду Цзяхао белән без төбәкләр хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалаган идек. Сезнең провинция делегациясе Татарстан Республикасында берничә мәртәбә булды. Сезнең ярдәм белән республикада «Сяосян-Идел» ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы паркын төзүгә әзерлек эшләре бара, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачжэны Татарстан Республикасына чакырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International