Рөстәм Миңнеханов Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашты

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Венгрия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү Татарстанга ЕС илләре базарларында ныгып калырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашуда хәбәр итте.    

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты. 

Казан кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрии җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.     

«Бүген Татарстан белән Венгрия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Кызганычка каршы, товар әйләнеше безнең теләкләргә туры килми әле (искәрмә: 2016 елда 230,5 млн. доллар). Ышанам, бу тенденцияне үзгәртеп булачак, без бик тырышачакбыз», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан күп еллар буена Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моның тарихи алшартлары да бар. Аерым алганда, венгр һәм татар халыкларының ата-бабалары арасындагы тыгыз, тугандаш элемтәләр б.э.ның беренче меңьеллыгы урталарында һәм Бөек Болгар заманнарында формалашкан. Моннан тыш, белгечләр исәпләвенчә, нәкъ менә венгрларның ата-бабалары 6-7 гасырлардагы Тәтеш городищесына нигез салган. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Советлар Союзы таркалганнан соң  Татарстан өчен нәкъ менә Венгрия базар икътисадын һәм агросәнәгать  комплексын үстерү мисалы булып торды.

Бүген Татарстан белән Венгрия яңадан үз багланышларын активлаштыра. Моңа күптән түгел Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, чит эшләр министры Петер Сийярто һәм авыл хуҗалыгы министры Шандор Фазекаш әфәнделәрнең Казанга визиты мисал булып тора. Татарстанда Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссиясе дә кабул ителде. 2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды.  

Венгрия-Татарстан уңышлы хезмәттәшлеге мисалларының берсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Венгрия инвесторларының «Агромир - Казан» күпләп-бүлү үзәген төзү проектында катаншуы булырга мөмкин.

Башка перспектив юнәлешләрдән Рөстәм Миңнеханов нефть химиясен, машина төзелешен, автомобильләр төзелешен һәм автокомпонентлар җитештерүне, медицина һәм фармацевтика сәнәгатен, авыл хуҗалыгын, туризм һәм мәгарифне атады, аерым алганда, студентлар алмашуны. 

Быел Венгриядә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак (15-30 июль), Будапешт аны Казаннан кабул итеп алды. Татарстан делегациясе дә бу чарада катнашачак.   

«Бизнес-контактларны үстерүгә Будапешт-Казан турыдан-туры һава юллары ачу да ярдәм итәргә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Җавап сүзендә Миклаш Шестак Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм Венгрия җитәкчелегенең күркәм теләкләрен тапшырды.  

Миклаш Шестак әфәнде белдергәнчә, Венгрия «Агромир - Казан» проекты белән кызыксына һәм Татарстан өчен теләсә нинди уңайлы рәвештә программада катнашырга әзер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International