«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы биш яңа проект хуплады

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы беренче утырышы узды.  
Анда ИТ-компанияләрнең барлыгы 267,47 млн. сумлык инвестицияләре буенча биш яңа проект хупланды.
«РТ Лабс» компанияләр төркеменә керүче «РТК Софт Лабс» АҖ  «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Ростелеком» ГҖнең мәгълүмат цифрлы продуктларын проектлау, эшләү, гамәлгә ашыру һәм эксплуатацияләү буенча Компетенцияләр үзәге булдырырга җыена. Бу проект кысаларында инновацион электрон  системаларны технологик проектлау, эшләү, эксплуатацияләү һәм аларга техник ярдәм күрсәтүне җайга салу планлаштырыла.   
«Контур Инновации» ҖЧҖ банк өлкәсе өчен электрон документ әйләнеше системасын булдырачак, ул урта һәм кече эшкуарлык предприятиеләре өчен  финанс ресурсларына керү мөмкинлеген гадиләштерәчәк. 
«СКБ «Инфоматика» ҖЧҖ проектының максаты – мәдәният, спорт, мәгариф,  медицина һәм транспорт (метрополитеннар, автобус парклары) оешмалары, почта бүлекчәләре өчен төрле билгеләнештәге программа-аппарат комплексларын һәм интерактив системаларны эшләү.   
«Индасофт Инновации» ҖЧҖ – «ИндаСофт» компаниясенең кече предприятиесе – җитештерүгә оператив идарәнең автоматлаштырылган системаларын (MES) тәкъдим итә. «Индасофт Инновации» ҖЧҖ проекты ИндаСофт программа платформасы базасында фән сыешлы гамәли хәл ителешләрдән гыйбарәт. 
«ДЖИ ДИ ИННО» ҖЧҖ проекты «Иннополис» МИЗ территориясендә   татар телен өйрәнү өчен уеннар рәвешендәге программа тәэмин ителешен эшләү лабораториясе булдыруны күз алдында тота.   
Утырыш азагында Күзәтүчеләр советы әгъзалары карары белән Россия Федерациясе Пенсия фондының Төбәкара мәгълүмат үзәгенә, шулай ук «ИБМ Восточная Европа/Азия» (IBM) һәм «Тинькофф Центр Разработки» компанияләренә «Иннополис» МИЗ партнеры статусы бирелде.
«Тинькофф Центр Разработки» проекты турында «Тинькофф Банк» Идарәсе рәисе Оливер Хьюз сөйләде.  
«Мин күптән түгел Сезнең офиста булдым. Әлбәттә, бу бөтендөнья дәрәҗә се, яңа типтагы банк, эш рәвеше кызыклы. «Тинькофф Банк» төрле кызыклы  сервислар тәкъдим итә. Без Сезнең проект белән бик кызыксынабыз. Сез безнең стратегик партнерыбыз булачаксыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International