Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкра олимпиадада җиңүчеләргә дипломнар тапшырды

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты  буенча V халыкра олимпиаданы ябу тантанасында  катнашты. Чара Казанда «Баскет-холл»да узды.   

Олимпиадада төп җиңүчеләр – Накамура Мидзуки (Япония) һәм Ризәлә Йосыпова (Татарстан Республикасы Саба районы).

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Рөстәм Миңнеханов олимпиадада катнашучыларны сәламләп,  туган телне, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга өлеш керткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде. «Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа», - диде ул, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә: «Туган телне саклап калуда гаилә төп рольне уйный. Безнең бурыч исә – туган телне үстерү өчен шартлар тудыру».  

Олимпиада җиңүче Япониядән килгән Накамура Мидзуки белдергәнчә, татар телен киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәк. «Мин үзем япон кызы, әмма татар телен йөрәгем белән сизәм. Чөнки минем әбием татар. Татар теле – матур һәм бай тел, аны татар милләтенең киләчәге өчен саклап калырга кирәк», – диде Накамура Мидзуки.

Искәртәбез, халыкара олимпиаданың финал турында 500дән артык кеше катнашты (белешмә өчен: беренче турда 15 меңләп кеше катнашты).

Олимпиадага дөньяның 13 иленнән һәм Россиянең 25 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан катнашучылар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International