Татарстанда 2017 ел башыннан сулыкларда 4 кеше үлгән

2017 елның 2 мае, сишәмбе

“Халык күпләп ял итә торган урыннарда иминлекне тәэмин итү өчен коткару постларын җиһазларга һәм тиз медицина ярдәме күрсәтү буенча кизү торуны  оештырырга кирәк”, - шундый теләкне бүген брифингта Татарстан муниципаль районнары башлыкларына ТРның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов белдерде.

Брифинг Татарстан Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Анда республика сулыкларында иминлек һәм кече суднолар йөреше турындагы мәсьәләләр каралды.

Юрий Венедиктов билгеләгәнчә, кайбер районнарда җәммәгать коткару станцияләре булдырылган инде, алар ярдәмендә кешеләрнең суда иминлек проблемаларын хәл итәргә мөмкин.

Ул, беренче чиратта, журналистларга агымдагы ел башыннан булган һәлакәт һәм үлүчеләр буенча статистиканы җиткерде.

Татарстан Республикасында  ел башыннан сулыкларда тугыз һәлакәт теркәлгән, 4 кеше үлгән, үлүчеләр арасында бала да булган.

Сулыкларда булган тугыз һәлакәтнең дүртесендә кешеләр көймәдә булган, ике кеше  үлгән, дүртесен эзләү оештырылган.

Юрий Венедиктов искә төшергәнчә, 17 апрельдә Чулман елгасында Тукай районының Бәтке авылы турысында үзләре ясаган көймәгә утырган аек булмаган хәлдәге 5 кешенең өчесе коткарылган, икесен эзләү эшләре дәвам итә. 27 апрельдә Чулманда кабартылган көймә һәм аның янында ир кеше мәете табылган. 

28 апрельдә Алабуга районында Луговая бистәсе янындагы күлдә коткаручылар ир кеше  мәетен табып алганнар. Көймә каплангач, андагыларның берсе генә ярга йөзеп чыга алган.

9 апрельдә Яшел Үзән районында Идел елгасында ике балыкчыны эзләү башланган. Әлегә нәтиҗәләр юк.

Бүгенге көндә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләрендә исәптә 37 206 кече судно тора. Иң мөһиме – алар кирәк әйберләр белән комплектланган булырга тиеш, бу кешене коткарганда бик мөһим.

Кече судноларда йөзәргә яратучылар үзләре дә, бигрәк тә яздан җәйгә чыкканда, коткару жилетлары кисеннәр иде, су температурасы бу вакытта 4-5 градус җылылыктан артмый, кеше суда ярты сәгать эчендә туңа,  дип киңәш бирде Юрий Венедиктов.

Шулай ук ул кече судноларны кеше күп ял итә торган урыннарда куллануга, беренче чиратта гидроциклларга, һәм тиеш булмаган чараларда, мәсәлән, коммерция

максатларында кеше ташуга, аерым контроль булачак, дип белдерде.


Бу кагыйдәләрне саклау суда судноларның һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International