Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты.  

Чара Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары – өч блок мәсьәлә буенча фикер алыштылар: КФҮ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү. 

Утырышны ачып, Владимир Путин ассызыкалганча, узган елларда гражданнар тормышы өчен аеруча сизелерлек өлкәләрдә, шулардан сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармакларында уңай үзгәрешләргә яңа динамика биреп булды.   

Дәүләт башлыгы төбәкләр җитәкчеләренең һәм аларның идарәче командаларының эшен билгеләп үтте: «Эшне грамоталы һәм җаваплы башкарган, ресурсларны туплаган һәм гражданнар проблемаларын хәл итүгә көч куйган федерация субъектларында, барлык кыенлыкларга да карамастан, чыннан да, җитди, сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде».

Күп функцияле үзәкләр эшенә бәя биреп, Владимир Путин хәбәр иткәнчә, тулаем ил буенча өч меңләп КФҮ эшләп килә, алар бөтен төр хезмәтләрне күрсәтә диярлек. Үткән ел мөрәҗәгатьләр саны 60 миллионнан артып киткән.

РФ Президенты сүзләренчә, май указларын гамәлгә ашыру кысаларында  социаль өлкә оешмалары эше сыйфатын бәйсез бәяләү кертелә башлаган.

Владимир Путин игътибар иткәнчә, бәйсез бәяләү барышында мәнфәгатьләр  конфликтын булдырмый калырга кирәк.  

«Көн тәртибендәге тагын бер җитди мәсьәлә – авария хәлендәге торакны бетерү. Сүз миллионлаган квадрат метрлар турында бара. Без алдыбызга катлаулы бурыч куйдык – 2017 елның сентябренә кадәр 700 меңнән артык  гражданыбызны яңа уңайлы торак белән тәэмин итү», - диде Россия Президенты.

Владимир Путин төбәкләргә, Россия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүнең гамәлдәге даими механизмнарын эшләргә һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан аны эшләтеп җибәрергә йөкләмә бирде. 

Аннары нотыклар белән РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Ростов өлкәсе губернаторы  Василий Голубев, Псков өлкәсе губернаторы Андрей Турчак һәм башкалар чыгыш ясады.

Төгәлрәк:   Россия Президенты рәсми порталында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International