Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

“Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” IX халыкара икътисад саммиты Казанда 18-20 майда, “Корстон” сәүдә күңел ачу комплексында уздырылачак.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, KazanSummit Татарстанда 2009 елдан уздырыла. Аның сүзләренчә, шул вакыт эчендә хезмәттәшлек сорауларын карау һәм бердәм проектларны тормышка ашыру өчен әйдәп баручы халыкара платформа төзелгән.

Икътисад саммитына әзерлекнең барышы турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә,бүгенге көндә меңгә якын чит ил делегаты чарада катнашачакларын раслады. Барлыгы чит илдән 1600 кунак көтелә.

Узган елдагы кебек KazanSummit мәйданчыгында килешүләр төзү планлаштырыла. Талия Миңнуллина сүзләренчә, бүген 40тан артык документ әзерләнгән инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International