Татарстанда капиталь ремонт 996 күп фатирлы йортның 823ендә башланган

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлекнең күп фатирлы капиталь йорт объектларында 1 мең 715 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 7 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгы бозуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 996 күп фатирлы йортның 823дә капиталь ремонт эшләре башланды. Программаны башкару 31 процент тәшкил итә. Эшләрне төгәлләү быел 10 сентябрьгә ниятләнә. Министр билгеләгәнчә, 29 объектта графиктан артта калу күзәтелә һәм подрядчыларга эшне тизләтергә кирәк.

Капремонт программасы буенча 2017 елда 146 мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре башкару күзаллана. Бүгенге көндә 2 гомуми белем бирү һәм 1 коррекцион мәктәптә, шулай ук 8 балалар бакчасында эш төгәлләнде.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда шактый төзелгән авыл мәдәният йортлары эшчәнлеге нәтиҗәлеген мониторинлау кирәклеген ассызыклады."Соңгы берничә елда без бик күп клуб төзедек. Бүген мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча зур күләмдә эш алып барыла. Иң мөһиме - аларга халык арасында ихтыяҗ булырга тиеш.  KPI системасын булдырырга кирәк (эшчәнлек нәтиҗәлеген тикшерү күрсәткечләре системасы) һәм алар эшчәнлеген бәяләргә кирәк. Кайчак авыл клублары, кешеләргә бергә культуралы ял итү өчен, бердәнбер урын булып кала", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР спорт министры Владимир Леоновка республикада спорт объектларының эш күләмен ачыкларга йөкләде.

2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 75 амбулатор-поликлиника бинасына да капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, әлегә әзерлек эше, конкурс процедуралары һәм подрядчы оешмаларны сайлау эше бара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International