Чаллыга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ЗаряД» заводында һәм «Эссен Продакшн АГ» фабрикасында булды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә объектта булды. 

Башта ул Sunrise City күп функцияле торак комплексына барды. Анда сәүдә-күңел ачу комплексын,балалар өчен «КидСпейс» һөнәрләр үзәге шәһәрчеген карады.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар хоккей кәшәкәләре җитештерүче Россиядә беренче һәм бердәнбер «ЗаряД» заводына бардылар. Рөстәм Миңнехановны композит материаллардан хоккей кәшәкәләре җитештерү белән таныштырдылар.

Кунаклар өчен завод буйлап экскурсияне күренекле хоккеист Данис Зарипов һәм «ЗаряД» генераль директоры Иван Савин уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Данис Зариповның нинди кәшәкә белән уйнавы турында сорады, хоккеист «Зарипов кәшәкәсе белән. Минем «ыргак өлеше» башкача,  КХЛда беркем дә андый почмак ясаучы кәшәкә белән уйнамый, минем борылышы 12 мм тирәнлектә», – дип җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инвентарьны республика балалар спорт мәктәпләренә җибәреп торырга мөмкин.  

Экскурсия азагында Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка эксклюзив дизайнлы – Татарстан символикасы булган кәшәкә бүләк итте.  

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булган тагын бер объект – «Эссен Продакшн АГ» компаниясе җитештерүе, компаниянең генераль директоры Леонид Барышев татлы ризыклар җитештерү эшчәнлеге турында сөйләде.

Татарстан Президенты җитештерү барышы һәм компаниянең инвестицион проектын гамәлгә ашыру барышы белән шәхсән танышты.

Рөстәм Миңнехановка шоколад массасы әзерләү лииясен күрсәттеләр. Линия җитештерүчәнлеге – 1 сәгатькә 1 тонна конфет (яисә 91 мең конфет).

Фабрика ассортименты бүгенгә - 47 атама: вафля нигезендәге конфетлар, помадкалар, желелы, сөтле конфетлар һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International