Казанга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасына Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде.

“Казан” халыкара аэропортында Аркадий Дворковичны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, иртәгә Казанда РФ Хөкүмәте вице-премьеры катнашында Татарстан Республикасында “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” һәм “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” кебек өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International