Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды

2017 елның 28 июле, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше һәм Идел елгасы ярын төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кунакханә комплексы бинасында башланды. Комплекс борынгы Болгар шәһәренең тарихи өлешеннән читтәрәк урнашкан.

“Грань” ҖЧҖ  генераль директоры Леонид Анисимов бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара дип сөйләде.

Минтимер Шәймиев кунакханәнең баскычлар һәм холл дизайны элементларын карады. Шулай ук территория янындагы яшел зона, бакча һәм күл дизайны һәм эчке төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Бүген Минтимер Шәймиевкә Габдрахман сәхәбә коесыннан “Кол Гали” кунакханә комплексына кадәр булачак сукмакның проектын күрсәттеләр.

Яр буенда Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара волонтерлар лагерында катнашучылар белән очрашып сөйләште, аның тантаналы ачылышы бүген иртән булды. Волонтерлар яр буенда эшкә тотындылар, алар ландшафт зонасын эшләүгә ярдәм итәләр.

Халыкара лагерь "Яңарыш" республика фонды каршындагы КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурс үзәге ярдәмендә оештырылган. Бу проект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгендә бәйге аша узган һәм 2017 елда дөньяның 32 илендә оештырылган 50 волонтер лагерьлары исемлегенә кергән.

Халыкара лагерь һәм КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурс үзәге координаторы Нәргиз Айтуганова хәбәр иткәнчә, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30дан артык катнашучы җыелган; волонтерлар археология казылмаларында, артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүдә, шулай ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгына килүче туристлар белән эшләүдә катнаша. Лагерь программсында лекцияләр, семинарлар һәм кыр дәресләре каралган.

Минтимер Шәймиев яшь волонтерларга Болгарны торгызу турында сөйләде. “Без бу проектны 2010 елдан алып барабыз, биш-алты елда без Болгарны һәм аның тарихын торгыза алдык. Һәм бу бар халык ярдәмендә башкарылды. Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Безнең эшчәнлегебезнең төп мәгънәсе дә шунда”, - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International