Ирина Бокова: “Болгар – бөтендөнья мирасы объекты, ул ЮНЕСКО белән бергә үсеп бара"

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды.

Аларны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов озата йөрде.

Минтимер Шәймиев Ирина Бокованы бер ел эчендә төзелгән Болгар ислам академиясе комплексын карарга чакырды. Академиянең беренче нигез ташы 2016 елның 21 маенда салына. Хәзерге вакытта бина тулысынча җиһазландырылган һәм беренче тыңлаучыларын кабул итәргә әзер.  

Ирина Бокова академиядәге күпфункцияле залны, китапханә, торак бүлмәләрен, уку-укыту аудиторияләрен, Голәмәләр шурасы бүлмәсен карап чыкты.

Минтимер Шәймиев Ирина Боковага Болгар ислам академиясенең әһәмиятле миссиясе турында сөйләде. Ул Россиядә яңадан торгызылып килүче ислам мәгарифе системасының иң югары звеносы булачак, илебездә мөселман галимнәрен әзерләүне гамәлгә ашырачак.

Аннары кунаклар ЮНЕСКО комитеты белән килештерелгән һәм 2014 елдан “Яңарыш” фонды ярдәмендә төзекләндерелә торган Идел яр буена юнәлделәр.

Болгар цивилизациясе музееннан алып, Кызыл палатага кадәр Идел яр буенча узып Ирина Бокова  ачык һавадагы төрки-татар язулары тарихына багышланган Болгар цивилизациясе музееның тематик экспозициясен кызыксынып карады.

Алга таба кунаклар Кызыл палатадан Хан сукмагы буйлап Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешенә – Хан сараена килделәр.

Яр буенда Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев бүген Болгар музей-тыюлыгы базасында ачылган IV Халыкара археология мәктәбендә катнашучылар белән очрашты. Әлеге мәктәп Казан федераль университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә "История Отечества" фонды ярдәмендә оештырылган.

Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев Болгарда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

"Мине Болгар музей-тыюлыгында, беренче чиратта, сакчыл караш гаҗәпләндерде. Мин монда 3 ел элек булган идем, ул вакытта әле Болгарның мәдәни мирас исемлегенә кертелгән вакыты гына иде. Мин махсус сертификат тапшырырга һәм татарлар, мөселманнар өчен изге урынны күрергә килгән идем. Шул ук вакытта бу - үсеш алган объект. Безнең экспертлар, Россия, Татарстан белгечләре белән үзара элемтәдә булып, бу объектны һәрвакыт үстерәләр. Биредә археологиягә сакчыл мөнәсәбәт. Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясен булдырылган, мин әле генә анда булдым. Бу казаныш белән мин Минтимер Шәймиевне һәм  Рөстәм Миңнехановны котлыйм. Идел яр буе төзекләндерелгән. Мине балаларның тарих, мәдәниятне өйрәнүе сокландыра. Мәдәни мирасның мәгънәсе дә шунда. Мин еш кына шулай дим: бу бит ташлар гына түгел, бу - тарих, хәзинә. Миңа Татарстанда мираска карата булган мөнәсәбәт бик ошый", - диде Ирина Бокова.

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясенең республика, илебез һәм дөнья өчен зур әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклады. “Болгар ислам академиясен булдыру – үсеш юнәлешләренең берсе. Иң мөһиме, академияне булдыруның максаты - Россиядә традицион исламны ныгыту”, - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International