Рөстәм Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә катнашты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» өстенлекле программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык тармакларында да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен Татарстан Республикасында башкарылучы чаралар турында сөйләде.  Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру 10 елдан артык инде сакчыл җитештерү элементлары гамәлгә кертелә. Татарстан илдә беренчеләрдән булып хезмәт җитештерүчәнлегенең төбәк программасын эшләде. Моннан тыш, ресурс үзәкләре базасында югары квалификацияле кадрлар әзерләү дәвам итә (2017 елга  республикада 25 ресурс үзәге эшли). Бизнес өчен заманча инфраструктура– технопарклар, инновацион үзәкләр, сәнәгать мәйданчыклары булдырыла. Шул исәптән, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдыруга басым ясала – бүген мондый мәйданчыклар 62әү.

Татарстан хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча шактый гына тәҗрибә туплады, диде Рөстәм Миңнеханов, Энергияне сак тоту технологияләре үзәге базасында компетенцияләр үзәге булдырылды. Ул шулай ук Татарстанны сынау төбәге итеп сайлаган өчен рәхмәт белдерде. «Без бу өлкәдә җыелган тәҗрибәбез белән башка төбәкләр белән дә уртаклашырга әзер», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, искәрткәнчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» өстенлекле программасын эшләү ярты ел элек башланды, якын киләчәктә Стратегик үсеш һәм өстенлекле программалар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет Президиумында бу программа паспорты тәкъдим ителәчәк.   

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә гамәлгә ашырылучы чаралар турында җентекләбрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде. Хезмәт җитештерүчәнлеге –конкуренциягә сәләтлелекнең төп тәшкилияте, диде ул, шулай ук сакчыл җитештерү сертификаты алган «КАМАЗ» ГАҖ тәҗрибәсе аеруча игътибарга лаек.

Альберт Кәримов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанның 160тан артык предприятиесе үз эшчәнлегендә сакчыл җитештерү технологияләрен файдалана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International