Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе:
1. Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлау, хәрәкәт итүләре чикләнгән халык төркемнәренең аларга керә алуын тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру, инженер инфраструктурасы системаларын яңарту һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру республика программаларын гамәлгә ашыру турында.
2. 2015 елның 1 кварталында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр нәтиҗәләре турында.
3. 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик ике айлык уздыруның барышы турында.
4. Агросәнәнгать комплексы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры
И.Ш. Халиков уздыра.